А. Купринның «Куст сирени» хикәясендә гаилә кыйммәтләре (12+)

28 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә 13-14 яшьлек яшүсмерләр өчен бөек рус язучысы Александр Иванович Купринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узды. 

Семейные ценности …
20220928_093223
20220928_093829

Балалар алып баручы белән бергә язучының кызыклы бер әсәрен – «Куст сирени» дип аталган хикәясен тыңлады, аннан соң шуның буенча фикер алышты һәм анализ ясадылар. Бу әсәрдә бәхет, үҗәтлек һәм мәхәббәтнең мөһим әхлакый мәсьәләләре яңгырый. Китапханәчеләр классиканы кешенең үз-үзен һәм әйләнә-тирә мохитне танып белү чыганагы буларак тәкъдим итте. Әдәби әсәр белән эшләү нигезендә укучылар геройларның кылган гамәлләренә, аларның характерына анализ ясарга һәм шулай ук укыганның асылын аңларга өйрәнде; әхлакый гаилә кыйммәтләренә төшенде. Дискуссия барышында мәктәп укучылары авыр хәлләрдән чыгу юлын һәрвакыт табарга була, үзара татулык һәм бер-береңне аңлау, мәхәббәт булганда гына гаиләдә бәхет хакимлек итә дигән нәтиҗә ясады. 

Чара барышында электрон презентация күрсәтелде, балалар «Куст сирени» хикәясе буенча китапнамә карады, А. Купринның тормыш юлы һәм иҗаты турында «Яхшы классиклар, яки Рәхәтләнеп укы!» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм авторның башка әсәрләре белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: